Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ваһапов фестивале “Яңа татар җыры” конкурсы игълан итә
Ваһапов фестивале “Яңа татар җыры” конкурсы игълан итә

Ваһапов фестивале “Яңа татар җыры” конкурсы игълан итә

Бүгеннән, ягъни 15 октябрьдән, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале яңа проектка старт бирә. Ул – “Яңа татар җыры” конкурсы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелүче конкурсның максаты – бүгенге татар җыр сәнгатен яңа сыйфатлы әсәрләр белән баету. Яңалыкка омтылу белән берәттән, конкурс татар җырының милли традицияләрен, милли нигезен, халыкчан моңын саклап калуны бурыч итеп куя. Конкурсантларның яше чикләнмәгән. “Балалар җыры” дигән махсус номинация дә бар.

Яңа җырлар 15 нче октябрдән киләсе елның 15 нче июленә, ягъни 9 ай буе кабул ителә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм гала-концерт 2020 елның 15 нче ноябрендә үткәрелә, дип көтелә.

Сүз уңаеннан: беренче урынга лаек булган җырга премиянең күләме – 200 мең сум.

Конкурс шартлары белән тулырак Ваһапов фестиваленең ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемендә танышырга мөмкин: vk.com/vagapovfest.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*