tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вахит Имамов Белоруссиянең Копти авылында Актаныштан чыккан каһарман исемен тапты
Вахит Имамов Белоруссиянең Копти авылында Актаныштан чыккан каһарман исемен тапты

Вахит Имамов Белоруссиянең Копти авылында Актаныштан чыккан каһарман исемен тапты

Язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Белоруссиянең Копти авылы каберлегендә Актаныш районы Татар Әҗбие авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен тапты.

«Баян Дәүләтов 1943 елның октябрендә 19 яшендә Белоруссиядә һәлак була. Герой исеме аңа үлгәч бирелә», – диде Вахит Имамов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Копти авылында урнашкан каберлектә Белоруссияне фашистлардан азат итү өчен көрәштә һәлак булган татарларга мемориаль такта куелган. Тактага Белоруссиядә 10 меңнән артык татар һәлак булган, дип язылган. Шунда ук Советлар Союзы Герое дәрәҗәсе бирелгән татар сугышчыларының исемлеге күрсәтелгән. 14 каһарман арасында Газинур Гафиятуллин, Ольга Санфирова, Баян Дәүләтов исемнәре дә бар.

«Копти авылында мемориаль комплекс армия генералы, заманында Хәрби фәннәр академиясе президенты булган Мәхмүт Гәрәев инициативасы белән эшләнде. Ул үзе дә капитан буларак шушы җирләрне оккупациядән азат итүдә катнашкан, шушында яраланган» – диде Вахит Имамов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*