tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Валерий Тишков: Россиядәге соңгы җанисәптә кимендә ярты миллион татар исәпкә алынмаган
Валерий Тишков: Россиядәге соңгы җанисәптә кимендә ярты миллион татар исәпкә алынмаган

Валерий Тишков: Россиядәге соңгы җанисәптә кимендә ярты миллион татар исәпкә алынмаган

2021-2022 еллардагы Бөтенроссия халык санын алу вакытында 17 миллион кеше милләтен күрсәтмәгән, аларның ким дигәндә ярты миллионы – татарлар, дип саный Россия академиясе Этнология һәм антропология институтының элеккеге директоры һәм Россиянең милләтләр эшләре буенча элеккеге министры Валерий Тишков.

«Җанисәп пандемия, халык исәбен алучылар эшен җитәрлек дәрәҗәдә финансламау, Дәүләт хезмәтләре интернет-порталы аша халык исәбен алуга яхшылап әзерләнмичә күчү, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль реклама тарафыннан шундый мөһим кампанияне тулысынча игътибарсыз калдыру аркасында начар узды. 17 миллион кеше (барлык халыкның 13 проценты!) милләтен күрсәтмәде. Шуларның ким дигәндә 13,5 миллионы – руслар, 0,5 миллионы – татарлар», – дип язган Тишков социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Республикалардагы «титул милләтләр» җанисәптә актив катнашты, әмма күпчелеге «үз» республикаларыннан читтә яшәгән халыклар (мордвалар, татарлар һ.б.) тиешенчә исәпкә алынмады, дип саный галим.

«Россия халкының этник составындагы башка мөһим үзгәрешләр дә, шул исәптән сораулык, сораштыру тәртибе һәм җанисәпкә нәтиҗәләр ясау, материаллар бастырып чыгару, җанисәп буенча Дәүләт комиссиясе эшчәнлеге, халык санын алуны оештыру буенча Росстат хезмәткәрләренең квалификациясе белән бәйле проблемалар да бар», – дип сүзен төгәлләгән Тишков.

Искәртеп узабыз, җанисәп нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрендә татар халкының аеруча нык кимүе күзәтелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*