tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев балаларда лидерлык тәрбияләргә өндәде
Васил Шәйхразиев балаларда лидерлык тәрбияләргә өндәде

Васил Шәйхразиев балаларда лидерлык тәрбияләргә өндәде

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев «Сәләт-Биләр» форумы эшчәнлеге белән танышты. Милли шура рәисе балаларның лагерьдәге тормышы белән кызыксынды. Сәлкешләр схемотехника, системаны администрацияләү, электрон инженерия, программаллаштыру нигезләре өлкеләрендә проектлар тәкъдим итте.
Шәйхразиев балаларда лидерлык тәрбияләү кирәклеген өндәде.

«Сәләт-Биләр» форумында бүгенге көндә 700 бала катнаша. Аларның 50се — чит илләрдән килгән милләттәшләр. Мисал өчен биредә Канада, Төркия, Испания, Франция һәм башка ил вәкилләре ял итә.

IV Биләр форумы кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев лагерьдә катнашучыларга мөрәҗәгатъ белән чыкты.

«Укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә рәхмәт әйтәсем килә. Алар сезне бирегә, «Сәләт»кә, җибәргәннәр. Сез гаиләгезгә рәхмәтле булырга тиеш. Лагерь фикерләү рәвешен үзгәртә, тел белемен арттыра», — дип белдерде Шәйхразиев үз чыгышында

Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе бүгенге сәлкешләрне республиканың кадр резервы дип атады. «Сәләт» кунагы әйтүенчә, 24 еллык тарихы булган яшләр хәрәкәте — Татарстан милли кадрлары чыганагы.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*