tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Лениногорск Сабан туе кунакларын котлады
Васил Шәйхразиев Лениногорск Сабан туе кунакларын котлады

Васил Шәйхразиев Лениногорск Сабан туе кунакларын котлады

Бүген, 10 июньдә, Лениногорск муниципаль районында язгы кыр эшләренең тәмамлану бәйрәме – Сабантуй билгеләп үтелә.

Милли бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов котлады. Сабантуйга Кемерово өлкәсенең мәдәният һәм милли сәясәт министры Ольга Феофанова да килде.

Сабан туенда Лениногорск районы авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр. Шулай ук «Сорнай» фольклор ансамбле, «Бәхет» бию коллективы, Татарстан Республикасының халык артисты Лидия Әхмәтова, Лениногорск районының иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгать катнашучылары катнашында бәйрәм концерты узды. Традиция буенча милли халык уеннары, ат чабышы һәм милли көрәш, шулай ук татар токымлы атлары катнашында “Аударыш” ярышы оештырылды. Милли көрәшнең абсолют батыры Лениногорск районы Куакбаш авылыннан – Йосыпов Рөстәм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*