Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Урал Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән дә очрашты. Искәртеп, үтәбез, бүген Урал федераль округында яшәүче татарлар җыены узачак. Биредә өстәлмәләр кертелгән Татар халкының үсеш стратегиясе беренче тапкыр Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә тәкъдим ителә.
Үзара сөйләшү баштан ук стратегия хакында фикер алышуга күчте.
Васил Шәйхразиев, иң беренче чиратта телне саклау өчен теләк булырга тиеш, дип белдерде. Монда гаиләнең роле зур.

Төмән шәһәреннән килгән Данияр Әхмәтов Россия төбәкләрендә татар мәдәниятен, татар ашларын таныту җитми ди.
-Төрекләр, әзербайҗан һәм башка халыклар бу өлкәдә бездән өлгеррәк. Ә бит безнең татарның да аш-сулары искиткеч күп, тәмле дә. Регионнарда татар халкының тарихын яктыртучы әйбәт музейлар кирәк. Стратегиядә шулар да игътибарга алынсын иде.
Васил Шәйхразиев тәкъдимнәрне тыңлаганнан соң, әгәр үз төбәгегезгә туры китереп, үз статегиягезне булдырырга теләсәгез, без сезгә бу эштә булышырга әзер дип белдерде.
Чыгыш ясаучы җитәкчеләр арасында, рус телендә сөйләүчеләр дә булды. Васил Шәйхразиев шелтә дә белдереп алды. Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, актив кешеләр буларак, туган телебездә сөйләшергә кирәк. Белмәүчеләр өйрәнә ала. Моның өчен хәзер ” Ана теле” онлайн- курслары бар. Очрашуда бу хакта милләттәшләрне шул курсларга чакырдылар.
Свердловск өлкәсе вакыты белән 14.00 сәгатьтә Екатеринбург шәһәрендә татар халкының үсеш стратегиясе хакында урал Федераль округыннан җыелган татар активистлары белән фикер алышулар булачак, Анда 1500 кеше катнашыр дип көтелә.