tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев “Мәскәү татар штабы” җитәкчесе белән очрашты
Васил Шәйхразиев “Мәскәү татар штабы” җитәкчесе белән очрашты

Васил Шәйхразиев “Мәскәү татар штабы” җитәкчесе белән очрашты

18 декабрь көнне узган Киңәйтелгән утырыш вакытында Милли шура әгъзалары “Мәскәү татар штабы” оешмасын Бөтендөнья татар конгрессы составыннан чыгару өчен тавыш бирделәр. Әлеге хәбәр массакүләм мәгълүмат чаралары аша татар җәмәгатьчелегенә ирештерелде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның “Мәскәү татар штабы” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев белән көтелгән очрашуы булып узды. Очрашу барышында хезмәттәшлек буенча сөйләшүләр булды.

Иртәгә, 24 декабрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында “Мәскәү татар штабы” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев белән видеоинтервью карый аласыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*