tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институтының филиалы төзелеше белән танышты
Васил Шәйхразиев Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институтының филиалы төзелеше белән танышты

Васил Шәйхразиев Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институтының филиалы төзелеше белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово шәһәренә эшлекле сәфәр вакытында  Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институтының филиалы төзелеше белән танышты.

Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институтының Кемерово филиалы мәдәният һәм мәгариф өлкәләренең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Себер югары уку йорты составына уку корпусы , 240 урынга исәпләнгән студентлар өчен 7 катлы тулай торак һәм укытучылар өчен торак йорт керәчәк. Уку корпусы 15000 квадрат метрдан артык мәйданны тәшкил итә. Биредә уку театры,костюмнар, комплектлар, макияжлар һ.б. ясау лабораторияләре булачак.

Яңа уку йортында студентларны алты белгечлек буенча әзерләячәкләр: “Спектакльнең сәнгать бизәлеше технологиясе”, “Театр белеме”, “Актерлык сәнгате”, “Театр режиссурасы”, “Сценография”, “Продюсерлык сәнгате”. Шулай ук киләчәктә юнәлешләр исемлеген киңәйтергә дә планлаштыралар.

Югары уку йортында 75 бюджет урыны булыр диеп көтелә. Вуз урнашачак бина инде төзелеп, файдалануга тапшырылырга әзерләнә. Ул Кемерово шәһәренең Ленин районында урнашкан һәм якынча 16 мең кв. м мәйданны били.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*