tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев – Нижневартовскта
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев – Нижневартовскта

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев – Нижневартовскта

Бүген Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Нижневартовскта.

Беренче эш итеп, Татарстан вәкилләре өчен шәһәр буйлап экскурсия үткәрелде. Кунакларга Нижневартовскның истәлекле тарихи урыннарын күрсәттеләр. Бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле янында туктап, алар чәчәкләр салды.

Бүгенге көн тәртибендәге тагын бер чара Нижневартовскның «Патриот» балалар һәм үсмерләр техник иҗаты йортында билгеләнгән. Васил Шәйхразиев үзәкне карап чыгачак һәм биредә булачак М.Җәлилгә багышланган кргәзмә ачылышында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*