Абхазия Республикасы президенты Бадра Гунба Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе белән очрашты.
Дәүләт башлыгы кунакларны җылы сәламләде һәм Абхазия белән Татарстан арасындагы күптәнге дустанә элемтәләрне билгеләп үтте.
“Без сезне Абхазиядә күрүебезгә шатбыз. Безне дуслык һәм уртак тарих бәйли. Авыр вакытларда Татарстан һәрвакыт Абхазиягә ярдәм итте”, – дип ассызыклады Бадра Гунба.
Васил Шәйхразиев Бадра Гунбаны президент вазыйфасына керешүе белән котлады һәм киләчәктә хезмәттәшлекнең ныгуына ышаныч белдерде.
“Абхазия халкы дөрес сайлау ясады. Сез бердәмлекнең мөһимлеге турында сөйләдегез. Бу үсеш һәм инвестицияләр өчен нигез. Россия һәм Абхазия – тугандаш халыклар. Безнең мөнәсәбәтләр икътисадны, мәдәниятне һәм башка өлкәләрне колачлый”, – дип билгеләде ул.
Очрашу барышында ике яклы хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән якларның икътисадый, мәдәни һәм гуманитар проектлары турында фикер алыштылар.
АР Президенты матбугат хезмәте