tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Баку шәһәренең Гейдар мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Баку шәһәренең Гейдар мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Баку шәһәренең Гейдар мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Азәрбайҗан Республикасына килде.

Биредә ул Баку шәһәренең Бинагады районында урнашкан Гейдар мәчетендә булды. Әлеге мәчет Азәрбайҗанның элекке президенты Гейдар Алиев истәлегенә төзелгән.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Азәрбайҗан Республикасына эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә дә булды.  Ул вәкиллектә татар иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты.

Гейдар мәчетен төзү турындагы боерыкка 2012 елда  Гейдар Алиевның улы, Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев тарафыннан кул куела. Төзелеш эшләре исә 2012 елның сентябрендә башланып, 2014 ел ахырында тәмамлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*