Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Очрашулар көтсен алда
Очрашулар көтсен алда

Очрашулар көтсен алда

Үзенең легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры үзенең Уфадагы гастрольләрен төгәлләде.

Алар башкаланың ике сәхнәсендә 8 спектакль күрсәтте. Гастрольләрдә оркестрны да исәпләп, 120дән артык кеше катнашты. Казанлылар спектакльләр өчен декорацияләрен 8 зур йөк машинасы белән алып килгән.

Гастроль кысаларында Камал театры артистлары төрле иҗади очрашуларда катнашты. Баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев Уфа дәүләт сәнгать институтында театр факультеты студентлары белән аралашты, мастер-класслар күрсәтте.

14 ноябрьдә “Родина” кинотеатрында “Фарит Бикчантаев. В поисках свободы” фильмының премьерасы булды. Ул режиссерның 60 яшьлек юбилеена багышланган.

Театр актерлары редакцияләрдә -журналистлар, татар гимназияләрендә балалар белән очрашуларда катнашты.

Гастрольләрне тәмамлап, “Зәңгәр шәл”не уйнаганнан соң, БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Казан артистларына мактау грамоталары тапшырды.

2023 елда алмаш гастрольләр белән Казанда М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры һәм “Нур” театры чыгыш ясаячак.

Ә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры Башкортстанга янә ике елдан соң киләчәк.

Ибрагимова Эльмира

omet-rb.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*