tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы башкаласына килде
Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы башкаласына килде

Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы башкаласына килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы башкаласына килде. “Уфа” аэропортында аны Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров каршы алдылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген “Башкирия” кунакханә комплексында “Кем син? Мин-татар!” проектына нәтиҗәләр ясала. Бүләкләү тантанасында Милли Шура рәисе катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*