tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюләре телевизион бәйгесенең җиңүчесе билгеле
“Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюләре телевизион бәйгесенең җиңүчесе билгеле

“Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюләре телевизион бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Бүген Казанның “Чулпан” мәдәният йортына Татарстан һәм Россия төбәкләрендә иҗат итүче үзешчән коллективлар җыелды. Алар “Әпипә” Бөтенроссия телевизион бәйгесенең финалына чыгучылар. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә беренче тапкыр оештырыла.

Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының  мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм уңышлар теләде.

Үзешчән коллективлар арасында инде 30 елдан артык иҗат итүчеләр дә бар. Бәйгедә чыгыш ясаучылар Казанга сайлап алу турларын узып килгән. Башкалада алар чыгышын Айрат Хәмитов, Рауза Солтанова, Дәүләт Умәров кебек тәҗрибәле белгечләр бәяләде.

“Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюләре телевизион бәйгесендә I нче урынга Пермь краеннан килгән “Гүзәл Чулман” ансамбле, II нче урынга Чүпрәле районының “Таң” ансамбле, III урынга Мөслим районының “Ык буйлары” ансамбле лаек булды. Бәйгенең Гран-прие Пермь краеннан килгән “Бәйрәм” ансамбленә бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*