tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетендә кеше тормышында бишек җырларының әһәмиятенә багышланган “түгәрәк өстәл” узды
“Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетендә кеше тормышында бишек җырларының әһәмиятенә багышланган “түгәрәк өстәл” узды

“Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетендә кеше тормышында бишек җырларының әһәмиятенә багышланган “түгәрәк өстәл” узды

Чараны оештыручлар: “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчете җитәкчелеге, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәге һәм “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды.

Очрашу темасы – «Бала тормышында һәм үсешендә бишек җырының әһәмияте». Катнашучылар арасында “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондның башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Республикасынын әтиләр берлеге вәкиле (Союз отцов РТ) Әмир Мамин, Республиканың балалар клиник хастаханәсенең психологы Галия Андреева, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондның Тәтештәге филиал җитәкчесе һәм эшмәкәр Римма Сафиуллина кебек белгечләр бар иде. Түгәрәк өстәлдә галимнәр, психологлар, табиблар, язучылар, шагыйрьләр, артистлар, җырчылар, тәрбиячеләр бишек җырының бала тормышы һәм үсешендәге әһәмияте турында фикер алыштылар. Алар үз хезмәте аркылы милли гореф гадәтләрен саклау мәсъәләсен чишә алулары билгеле.

“Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчетенең имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов та динебездә, халкыбызда мөһим булган, гаилә кору, балага тәрбия бирү дәрәҗәләре турында сөйләп үтте. “Газиз әнисенең моңлы, сөекле тавышын ишетеп, бишек җыры белән йоклап киткән сабый, рухый һәм әхлакый тәрбия ала”.

“Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондның Тәтештәге филиал җитәкчесе һәм эшмәкәр Римма Сафиуллина куелган сорауны яңа яктан ачыклады. Бишек җырларын балалар бакчасында өйрәнү мәсъәләсе, бишек җыры һәм исем кушу гадәте белән бәйләнеше хакында сөләп узды. Шулай ук малайлар һәм кызларга тәрбия бирү, аларны тормышка эзерләү әһәмиятенә басым ясады.

Әңгәмә барышында, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәният үзәгенең башкарма директоры – Фәридә Хуҗина, ярты ел эчендә гаилә дәрәҗәсен күтәрү нияте белән, мәчетебез оештырган һәм үткәргән чаралар исемлеге белән таныштырды. Шуларның берсе безнең #бишекҗырымәрҗәни онлайн-конкурсы. Барлык катнашучылар онлайн-конкурс үткәрүнең файдалы һәм мөһим булуын ассызыклады. Шулай ук “Бишек җыры” онлайн-конкурсның Татарстан Республикасы һәм Россия территориясендә генә түгел, ә башка дәүләтләрдә яшәүче татарларына да чакыру мәгълүматын җиткерү зарурлыгын хупладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*