tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербургта татар блогерлары белән берлектә балалар өчен милли бәйрәмнәр уздырачаклар
Петербургта татар блогерлары белән берлектә балалар өчен милли бәйрәмнәр уздырачаклар

Петербургта татар блогерлары белән берлектә балалар өчен милли бәйрәмнәр уздырачаклар

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиле урынбасары Дамир Сабиров Петербург татар блогеры Эльвира Рәүпова белән очрашты. Әлеге очрашуда милли колоритлы балалар чараларын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар, диелгән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәрендә.

Очрашу барышында Дамир Сабиров Татарстан Республикасы Вәкиллегенең блогерлар белән хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Ул «Piter.tatar» мәгълүмати интернет-порталы эше турында сөйләде, анда мәдәни вакыйгалар, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының яңалыклары һәм иҗтимагый тормышы яктыртылуын әйтте, дип хәбәр итә вәкиллек матбугат хезмәте.

Эльвира Рәүпова Казаннан Санкт-Петербургка 2018 елда күчеп килә. Ул Instagram челтәрендә үз блогын алып бара. Анда ул балалар белән сәяхәт итү мөмкинлеге турында сөйли, диелгән вәкиллек хәбәрендә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*