tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 кеше катнашачак”
Васил Шәйхразыев: “Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 кеше катнашачак”

Васил Шәйхразыев: “Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 кеше катнашачак”

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган брифинг узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чаралар планы белән таныштырды.

– 2022 елның 19 – 21 май көннәрендә Казанда «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләренең форумы узачак, анда 1100 кеше чакырулы. Шулай ук 20 майда безне истәлекле вакыйга – Җәмигъ мәчетенә нигез салу тантанасы көтә. Сахалиннан алып Калининградка кадәр – барлык төбәкләрдә дә 1100 еллыкка багышланган чаралар үткәрелә: Мәскәү һәм Түбән Новгород мәчетләрендәге кебек ремонт эшләре алып барыла, дини темага төрле конференцияләр, конкурслар һәм фестивальләр оештырыла, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Планлаштырылган чаралар турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасы мөфтиятенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов һәм Татарстан Республикасы Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов җавап бирделәр.

Май аенда “Россия-Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы, хәләл индустрия күргәзмәсе, “Бөтендөнья хәләл көне” (World Halal Day) бизнес-форумы, KazanSummit кысаларында эшмәкәрләр өчен эшлекле очрашулар һәм башка чаралар узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*