tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта татарлар җирләнгән зиратта өмә үткәрделәр
Санкт-Петербургта татарлар җирләнгән зиратта өмә үткәрделәр

Санкт-Петербургта татарлар җирләнгән зиратта өмә үткәрделәр

7 нче май көнне Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең татар иҗтимагый оешмалары Ново-Волковск зиратының татар бүлеген җыештырды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Мондый өмә инде традициягә әйләнде һәм ел саен үткәрелә. Өмәдә төбәкнең татар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасының даими вәкиллеге хезмәткәрләре һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты.

Ново-Волковск зиратының уникаль тарихы бар.  1820 нче еллар азагыннан әлеге территориядә мөселман зираты була. Ул «гвардия корпусының хәрби мулласы Җангир Хантемиров үтенече буенча» оештырыла. Ново-Волковск зиратының иң иске өлешен татарныкы дип атау дәвам итә, әмма, асылда, ул күптән интернациональгә әйләнде, диелә хәбәрдә.

Совет чорында биредә татарлар, азербайҗаннар, казахлар, үзбәкләр, башкортлар, Төньяк Кавказ вәкилләре җирләнгән.

Шулай ук монда Император гвардиясе ахуны, беренче татарча «Нур» газетасын гамәлгә куючы, Санкт-Петербургтагы мәчеткә нигез салучы Гатаулла Баязитов, күренекле мөселман эшлеклесе, укытучы һәм имам Шәех Хафиз хәзрәт Мәхмүтов, Җәмигъ мәчете мөфтие Җәффар Пончаев һәм башка күренекле дин әһелләренең каберләре бар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*