tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәләдә Россия күләмендә өченче цифрлы кинозал ачылды
Минзәләдә Россия күләмендә өченче цифрлы кинозал ачылды

Минзәләдә Россия күләмендә өченче цифрлы кинозал ачылды

Минзәләдә Россия күләмендә өченче цифрлы кинозал ачылды. Бу казанышка “Мәдәният” илкүләм проекты нигезендә ирешелде. Россиядә билгеле булган кино бизнесы белән шөгыльләнүче компаниягә Кино Фонды да акчалата ярдәм күрсәткән. Мондый заллар зур шәһәрләрдәге сәүдә үзәкләрендә күптән бар инде.

Яңа гына төшерелеп, прокатка чыккан филмьнарны цифрлы форматта карарга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек. Кемнең Казанда яисә Чаллыда мондый залларда фильм караганы бар, башка өстенлекләрен дә белә.

“Кинопланета” киночелтәрләр генераль менеджеры Азамат Гиздетдинов әйткәнчә, элеккеге “Победа” кинотеатрының исеме үзгәрми, алар биредә арендада утырачак. Бу проект кимендә биш елга исәпләнгән.

Зал икегә бүленгән, барлыгы 89 утыру урыны. Билетларны челтәрнең рәсми төркеме аша онлайн алырга мөмкин. Касса да эшләячәк. Көненә сигез сеанс күрсәтү планлаштырыла.

Менә шушы Россия күләмендәге мәдәни проект объектын ачарга район башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов килде. Ул бирегә җыелучыларны бу вакыйга котлады һәм кызыл тасманы кисте.

Соңыннан оештыручылар яшь тамашачыларга призлар уйнатты, ә рәсми рәвештә чакырылган кунакларга сугыш темасына багышланган фильм күрсәттеләр.

menzela.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*