tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучылар белән очрашты

2022 елның 26-28 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа”  республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын үткәрә.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында каләм ияләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очраштылар.

Милли Шура рәисе кунакларга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы оештырган проектлар турында сөйләде.

-Без гел әйтеп киләбез: Ислам татарларсыз яши ала,  татарлар исә Исламсыз яши алмый, – дип  ассызыклады ул милли тормыш һәм диннең аерылгысыз булуын.

Форумга Россиянең 15 төбәгеннән 30га якын журналист чакырулы. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә эшләп килүче татар массакүләм мәгълүмат чаралары  бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга тиеш.

– Безнең көч-бердәмлектә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Россия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге оештырылды, аның җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Ибраһимов Булат Хәким улы билгеләнде, – дип уртаклашты Васил Шәйхразыев.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*