tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Быел 14 өлкәдә очрашулар узды
Васил Шәйхразыев: Быел 14 өлкәдә очрашулар узды

Васил Шәйхразыев: Быел 14 өлкәдә очрашулар узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәү шәһәренә килде. Биредә ул Мәскәүдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән эшлекле очрашулар уздырды. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллеге бинасында узды.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин быел уздырылган һәм узачак чаралар турында сөйләде. 17-20 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасының Мәдәният көннәре һәм башка чаралар узачагын ассызыклап узды.

Алга таба сүзне Васил Шәйхразыев алды, ул 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының съездында оешкан “Милли Шура” турында, шулай ук киләсе елга конгресс оешканга 30 ел тулуын әйтеп узды. “Без ел саен Россиянең федераль өлкәләрендә татар активы белән очрашулар уздырабыз, быел 14 регионда очрашулар узды”, – дип искәртеп узды Васил Шәйхразыев. Шулай ук очрашуда”Милли җыен”да кабул ителгән  “Татарлар: гамәл стратегиясе”, дәүләт программалары һәм грантлар турында да сөйләштеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*