Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде. Биредә аны Татар оешмасы әгъзалары һәм Ненец һәм Төньяктагы башка аз санлы халыклар эшләре буенча НАО губернаторы урынбасары Хатанзейский Юрий каршы алды.
Нарьян-Марда Милли Шура рәисенең Ненец автономияле округы губернаторы Юрий Бездудный белән очрашуы көтелә.
Шулай ук Нарьян-Мар шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу булачак.