tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде

Бүген, 18 октябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсенә килде. Биредә аны Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы, «Ибирь» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте» Омск җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Тамир Алимбаев һәм Омск өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Анастасия Терпугова каршы алды.

Биредә Себер ягы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов белән очрашу планлаштырылган. Шулай ук Васил Шәйхразыев II Иртыш буе Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*