tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә бара
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә бара

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Уфа шәһәренә бара

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең федераль округлары буенча сәфәрләрен башлый.

Округ утырышлары 2018 елда старт алды. Әлеге очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. 2024 елда узачак федераль округлар буенча җыеннар Уфа шәһәрендә башланып китәчәк. Иртәгә Милли Шура рәисе Уфа шәһәренә китә.

Биредә 2023 елга нәтиҗә ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан 2024 нче ел “Шәхесләр елы” дип игълан ителде. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу зарур.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*