tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнаш
«Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнаш

«Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә катнаш

«Алтын каләм» – «Золотое перо» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең яңа сезонына гариза тапшыру кампаниясе ачылды. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге егет-кызлар — медиа өлкәсе вәкилләре катнаша ала.

Гаризалар 2024 елның 31 гыйнварына кадәр сигез юнәлештә кабул ителә: басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, рус һәм татар телләрендә телевидение һәм видеоблогинг, шулай ук дизайн һәм верстка; SMM; реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Шулай ук Гран-при иясе билгеләнәчәк, ул югары уку йортына медиаюнәлеш буенча укырга керүгә сертификат алачак. Ә уку йортларының иң яхшы медиаүзәкләре 1 млн. сумлык сертификатка ия булачак. Индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре сайланачак.

Фестивальдә катнашырга гариза бирү өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Портфолионы [email protected] электрон почтасына җибәрү зарур (хат темасы — «фамилия һәм катнашучының исеме_юнәлеше»).

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*