tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Куныр авылы мәчетендә балаларны куандырганнар
Куныр авылы мәчетендә балаларны куандырганнар

Куныр авылы мәчетендә балаларны куандырганнар

3 гыйнвардан 7 гыйнварга хәтле Куныр авылы мәчетендә 6 яшьтән 12 яшьлек балалар өчен мөселман лагере эшләде.

Сабый бала күңеле ак кәгазь, шул күңелләргә дини белем орлыкларын салып, дини тәрбиянең бик мөһим икәнлеген аңлатып үстерү киләчәккә өмет, саваплы гамәл.

Кечкенәдән дини гыйлем алырга омтылган балаларыбыз мәчеткә бик теләп йөрделәр. Дини дәресләрдән тыш балаларыбызга күңелле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Баланың һәрбер омтылышы тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр белән бәяләнде. Ял вакытында мөселман мультфильмнары карап балалар дөньяви тәрбия серләренә төшенделәр. Вәгазьләр тыңлап иманнарын ныгыттылар. Лагерьдә балалар күп догалар ятлап, хәдисләр өйрәнеп Коръән ярышына әзерләнделәр. Мәчеттә үткән һәр көннәре төрледән төрле яңалыкларга бай булды, ислам диненә карата балалар күңелендәге мәхәббәт тагында ныгыды.

Лагерьнең соңгы көне Коръән уку бәйгесе белән тәмамланды. Балалар ул көнне ныклы әзерлек, дулкынлану белән көтте. Бәйгегә саллы бүләкләр, кызыклы уеннар, сыйфатлы тәм-том бик мулдан әзерләнгән иде. Балалар өч төркемгә бүленеп белемнәрен сынадылар. Беренче урынга фитнес кул сәгате, икенче урынга паурбанк, өченче урынга сыйфатлы өстәл сәгате, дүртенче урынга электрон теш щеткасы.

Дулкынландыргыч минутлардан соң бүләкләр үз ияләрен тапты, көн уеннар, тәмле сый-нигъмәтләр белән тәмамланды. Балаларга шуның хәтле сөенеч, шатлык бүләк иткән изге күңелле яшьләребез Гыйльметдинов Нияз, Мөхәммәдиев Рүзәл, Сөләйманов Шәүкәт һәм Ислам, Саттаров Илнарга, матди ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә Аллаһының рәхмәте булса иде.

Казан шәһәреннән кайткан укытучы Аишага, имамыбыз Габделбәр хәзрәткә, үзебезнең мөгалимәләребез Зөлфия, Люция, Рәмзия, Нурзидә апаларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.

Дини укуларны башлап җибәргән Нәзимә, Тәгъзимә абыстайларның эшләре бүгенге көндә дәвамлы. Шушындый өметле яшьләребезне тәрбияләгән әти-әниләренә зур рәхмәт. Игелекле авылдашларыбызга Аллаһы хәерле, сәламәт озын гомер бирсен, эшләре уң булсын. Илләребез гә тынычлык иңеп, бу изге гамәлләр дәвамлы булса иде, дип язалар Куныр авылыннан бертөркем әти-әниләр.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*