tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан алдыннан Татарстан мәчетләрендә Коръән уку курслары башлана
Рамазан алдыннан Татарстан мәчетләрендә Коръән уку курслары башлана

Рамазан алдыннан Татарстан мәчетләрендә Коръән уку курслары башлана

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Курслар Раҗәб аеның 1нче көнендә – 12нче гыйнварда Казанның 9 мәчетендә һәм Питрәч мөхтәсибәтенең 1 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә (укучылар саныннан чыгып, мәчетләр исемлеге өстәлергә, тулыланырга мөмкин). Болар — Казанның “Рәшидә” (Чәчәкле ур., 24), “Гаилә” (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), “Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” (Имәнлек ур, 2в), “Әниләр” (Газовая ур., 18), “Казан нуры” (Фатыйх Әмирхан ур., 3 к2), “Иман нуры” (Дорожная ур., 32), “Нурислам” (Муса Бигиев ур., 36), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ис. (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), “Әмәт” (Дачная ур., 3а) мәчетләре һәм Питрәч районының Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет.

Башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Рамазан Коръән ае булып санала, чөнки бу айда ул иңә башлаган һәм гадәт буенча мөселманнар аны тулысынча укып чыгарга омтыла. Шул нисбәттән Нәзарәт унике айның солтаны булган Рамазан-шәриф аен Коръәнне өйрәнүгә багышларга чакыра.

Барлык сораулар белән һәм курсларга язылу өчен түбәндәге телефон номерларына ватсапка язарга мөмкин: 89033062591 (ир-атлар) һәм 89083430190 (хатын-кызлар).

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*