tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ветеранны юбилее белән котладылар
Ветеранны юбилее белән котладылар

Ветеранны юбилее белән котладылар

Тубыл районының Байгара авылында туган, бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны(сугыш елларында хезмәт фронтында катнашкан), хезмәт ветераны Нурҗан Абдрахман улы Саликов 90 яшьлек юбилеен 30нчы декабрьдә билгеләп үтте. Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Яна Зубова, шәһәр Дума депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь, Халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Елена Елесина котлап нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге теләделәр, президентның котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Нурҗан Абдрахман улы авылда кече вакытыннан яшьтәшләре белән бергә хезмәт юлын башлый. 1942нче елны әтисе фронтка китә. 1943 нче елны Сталинград тирәсендә барган бәрелешләрдә әтисе һәлак була. Биш бала белән калган әнисенә, балаларга яшәү җиңел булмый. Җәен кырда, кышын колхоз–фермаларда бөтен хезмәтне кул белән башкаралар. Сугыш чорында үскән балалар үзләренә тапшырылыган эшне зур җаваплылык белән үтиләр. Сабый балалар хатын-кызлар белән бергә печән чабалар, ашлык сугалар, утын әзерләргә ярдәм итәләр, басуларга тирес ташыйлар. Ул елларны бөтен авырлык яшьүсмерләр җилкәсенә төшә. Бөек Җиңү көнен якынлаштыру өчен тылда тырышып эшли сабыр-чыдам яшьүсмерләр, хатын-кызлар.

Яшь вакытларыннан тормыш йөген җигелеп тарткан, сугыш елларында ачлык, җитешсезлекне күргән буын вәкиле Нурҗан абый Байгарада дуртенче сыйныфны тәмамлый, аннары укуын Хуҗайлан мәктәбендә дәвам итә. Урта белемне Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә ала. Мәктәпне тәмамлап Нурҗан Саликов өч ел армия сафларында хезмәт итә. Армиядән туган якларын сагынып кайткан егет “Победа” колхозында хезмәт юлын дәвам итә. Газап чигеп эшләгән елларны, сугыштан соң кыен, михнәтле чор аның күңелендә тирән эз калдыра. Авырчылыклардан курыкмаган Нурҗан абый 10 ел  тоньякта нефть-газ экспедицияләрендә эшли, гаиләсе белән Игрим, Берёзово шәһәрләрендә яши. Туган якларына 1978 елны кайтып Тубыл шәһәренең беренче автобазасына эшкә урнаша һәм монда гаиләсе белән төпләнеп яшиләр, балалар үстерәләр, укыталар.

Нурҗан абыйның гомуми хезмәт стажы 53 ел. Лаеклы ялга чыккач та әле ул күп еллар эшен дәвам итә.

Н.А. Саликов 1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларны хезмәт иткән өчен медаль, юбилейлы медальләр һәм хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә.

Н.А.Саликов шәһәрдә узган милли, дини, мәдәни чараларның гел хөрәмәтле кунагы булды. Аны хөрмәт итеп себер татар мәдәният үзәгенә, шәһәрнең унбишенче мәктәбенә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан узган чараларга, Өлкәннәр көненә чакыралар. Үзе ул тыныч табигатьле, якты күңелле, олы җанлы, татар җырлар, биюләр яраткан кеше. Олы юбилеен билгеләп үткән Нурҗан Абдрахман улы Саликов яшәү дәртен югалтмаган. Аны балалары, оныклары, туганнары яраталар, хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*