tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш визиты белән Мордовия республикасына бара
Васил Шәйхразыев эш визиты белән Мордовия республикасына бара

Васил Шәйхразыев эш визиты белән Мордовия республикасына бара

11нчы май көнне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Мордовия республикасына бара.

Биредә XII Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак мәйданны карау, Саранск шәһәрендәге Республика йортында милли бәйрәмебезне оештыру комитеты утырышы планлаштырылган.

Шулай ук Милли Шура рәисе Мордовия республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы  А.А,Здунов һәм  Саранск шәһәрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм “Татар эшмәкәрләре клубы” җитәкчелеге белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*