tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Ульян шәһәренә бара
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Ульян шәһәренә бара

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Ульян шәһәренә бара

Бүген эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ульян шәһәренә бара. Биредә Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты узачак.

Эшлекле сәфәр алга таба Пенза шәһәрендә дәвам итәчәк, Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары О.В.Ягов белән очрашу узачак. Моннан тыш, Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу, 2023 елда БТК Башкарма комитеты эшенә йомгак ясау, 2024 елга эш планын һәм бурычларын да билгеләү каралган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев шулай ук Идел буе федераль округы һәм Пенза өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак,

Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*