tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Юныс Әхмәтҗановка багышланган Татар милли аш-суы көне узды
Ташкентта Юныс Әхмәтҗановка багышланган Татар милли аш-суы көне узды

Ташкентта Юныс Әхмәтҗановка багышланган Татар милли аш-суы көне узды

2024 елның 25 февралендә Ташкентта Татар мәдәни үзәге татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланган Татар  милли аш-суы көнен үткәрде. Аш алдыннан легендар аш-су остасы турында фильм күрсәтелде.

Юныс Әхмәтҗанов рецептлары буенча хуҗабикәләребез төрле ризыклар әзерләделәр: зур бәлеш, вак бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый, урама, кош теле ,чәк-чәк һәм башкалар. Беренчедә – шулпа, икенчедә – ит белән бәрәңге, төп ризык тутырган тавык булды.

Кичәне алып баручы Феруза Халдарова сценарийга татар аш-суы турында кызыклы фактлар, аерым рецептлар тарихын кертте. Викторина җанлы үтте, һәркем үз белемен күрсәтергә теләде.

Нинди татар бәйрәме җыр һәм биюсез? Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрьям Бухарова җитәкчелегендәге “Изге Нур” вокаль ансамбле, Ваһапов фестивале лауреаты Равшан Ходжаков, Халыкара “Татар моңы” конкурсы лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Гыйзатуллина, Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Феруза Халдарова татар халык җырларын башкардылар. Чара югары дәрәҗәдә, белемле һәм бик күңелле узды!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*