tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы белән очрашты

Бүген Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев вице-губернатор – Әстерхан өлкәсе Губернатор администрациясе җитәкчесе – Павел Паутов белән очрашты.

Очрашу барышында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе нәтиҗәләре, Милли бәйрәмне РФ төбәкләрендә уздыруның файдасы турында фикер алыштылар.

Васил Шәйхразыев, Әстерхан өлкәсе татарларына даими ярдәм күрсәтеп торуы өчен, Павел Паутовка рәхмәт белдерде һәм аны “Дуслык” татар милли мәдәнияте җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чарага чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*