tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Фәткуллиннар гаиләсендә булды
Васил Шәйхразыев Фәткуллиннар гаиләсендә булды

Васил Шәйхразыев Фәткуллиннар гаиләсендә булды

Бүген, 1 ноябрьдә, Курган өлкәсе Йолдыз авылына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Фәткуллиннар гаиләсендә булды.

Күптән түгел генә аларның өйләренә зур шатлык килде – оныклары Элдар туды. Васил Шәйхразыев гаиләне әлеге матур вакыйга белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 12 июлендә Курган өлкәсе Йолдыз авылында яңа татар гаиләсе туды. Эрик белән Камиллага никахны Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов укыды. Никах укытуны Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*