tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Идел буе Сабан туе узачак урын белән танышты
Васил Шәйхразыев Идел буе Сабан туе узачак урын белән танышты

Васил Шәйхразыев Идел буе Сабан туе узачак урын белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде.

Түбән Новгород шәһәренең “Автозавод” мәдәният һәм ял паркында 2023 нче елның 8 нче июлендә I Идел буе Сабан туе узачак. Милли бәйрәмгә Идел буенда урнашкан һәм елгалары Иделгә кушылган 41 төбәктән делегатлар киләчәк. Шулай ук Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе һәм Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы катнашуы да көтелә. Бәйрәмне оештыру өчен Татарстан Республикасыннан Түбән Кама районы беркетелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*