tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Иван Белозерцевны Пенза өлкәсе Губернаторы вазыйфасына керешүе белән котлады
Васил Шәйхразыев Иван Белозерцевны Пенза өлкәсе Губернаторы вазыйфасына керешүе белән котлады

Васил Шәйхразыев Иван Белозерцевны Пенза өлкәсе Губернаторы вазыйфасына керешүе белән котлады

Иван Белозерцев рәсми рәвештә Пенза өлкәсе губернаторы вазыйфасына кереште. Инаугурация тантанасы бүген А.В. Луначарский исемендәге драма театрында узды.

Инаугурациядә катнашкан дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзыев та бар иде.

Драма театрының Зур залында фанфаралар яңгырады, тантаналы төстә Россия Дәүләт флагы һәм Пенза өлкәсе флагы кертелде. Иван Белозерцев присяга текстын укыганнан соң, аңа котлау сүзләре яңгыратылды.

Васил Шәйхразыев Иван Белозерцевны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады. Үз чиратында Губернатор Татарстан турында җылы сүзләр әйтте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*