tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Кабул-Мәскәү- Казан” телекүпере эшендә катнашты
Васил Шәйхразыев “Кабул-Мәскәү- Казан” телекүпере эшендә катнашты

Васил Шәйхразыев “Кабул-Мәскәү- Казан” телекүпере эшендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Кабул-Мәскәү- Казан” телекүпере эшендә катнашты.  Бу беренче телекүпер түгел. Дөньяда пандемия башланып, чикләр ябылганнан соң, Әфганстан белән Россия, шул исәптән Татарстан арасында шундый форматта сөйләшүләр алып барыла.

Кабул ягыннан катнашучылар 30дан артык иде, араларында Әфганстан татарлары берлеге Президенты, төрле министрлыклар хезмәткәрләре, Татар студентлары берлеге рәисе, Кабул мәчетенең дин эшлеклеләре, Яшьләр берлеге  әгъзалары һ.б. бар иде. Телемостта шулай ук  Россотрудничество федераль агентлыгы ягыннан Әфганстан Республикасындагы вәкил Вячеслов Некрасов һәм Әфганстанның Россия Федерациясендәге илчелегенең мәдәният атташесы Шаһ Солтан Акифи катнаштылар.

Очрашу ике ил арасындагы бүгенге вәзгыятьне сорашудан башланды. Соңрак Васил Шәйхразыев Әфганстан ягын Татарстандагы тормыш, икьтисадый-социаль хәле белән таныштырды, Россиядә иң яхшы 5 төбәк исемлегендә булуын ассызыклап узды. Татарстан ягыннан республика  белән таныштыру өчен әфган телендә махсус слайдлар да әзерләнгән иде.

Шулай ук Милли Шура рәисе 2021 ел Татарстанда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”  икәнлеген дә билгеләп үтте, республиканың чит илләрдәге татарлар белән элемтәләрне ныгытуы, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, Татарстанның чит илләр белән хезмәттәшлек итүе хакында да сөйләде. “Бу исемлектә без Әфганстан да булуын теләр идек. Хәзер бу өлкәдә зур эш алып барыла. Ике республика арасында килешү төзү буенча беренче адымнар эшләнде. Пандемия тәмамлануга сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турындагы килешү төзеләчәк”, – диде Васил Шәйхразыев.

Әфганлылар үз чиратында республикаларында 700 мең татар яшәвен әйтеп уздылар. Ләкин соңгы елларда электрон таныклык бирү башлангач таныклыкка татар дип яздырту өчен Президент рөхсәте кирәк икән. Бүгенге көндә парламентта депутат булып хезмәт куячы ике татар кешесе әлеге мәсьәләне күтәреп чыкканнар һәм татарларны биредә яшәүче милләт буларак конституциягә кертүне сораганнар. Биредә күпчелек татарлар икмәк үстерү белән, 10 процент татарлар эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Һәр провинциядә дә Татар яшьләре  һәм Татар хатын-кызлары ассоциацияләре эшли, әле күптән түгел күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиевкә багышланган күргәзмә дә оештырганнар.

Очрашуны тәмамлап Васил Шәйхразыев тагын бер айдан кабаттан телекүпер оештырып Бөтендөнья татар конгрессы чаралары белән якыннанрак таныштырырга, шуның нәтиҗәсендә киләчәктә “Татар кызы”, “Татарча диктант”  һ.б. чараларны Әфган җирендә дә оештырып булу мөмкинлеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*