tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев «Казахстан халкы бердәмлеге» алтын медале белән бүләкләнде
Васил Шәйхразыев «Казахстан халкы бердәмлеге» алтын медале белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев «Казахстан халкы бердәмлеге» алтын медале белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  «Казахстан халкы бердәмлеге» алтын медале белән бүләкләнде. Медаль белән бүләкләү турында Указга Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев кул куйган.

Медаль Казахстанның социаль-икътисадый һәм иҗтимагый үсешен ныгытудагы казанышлары өчен тапшырыла. Бүген медальне тантаналы рәвештә Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*