tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты
Васил Шәйхразыев мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты

Васил Шәйхразыев мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессына Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин җитәкчелегендә зур делегация килде. Кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев каршылады.

Очрашу барышында җитәкчеләр Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган олы дата уңаеннан сөйләшүләр уздырдылар. Мөселман дөньясында татарларның бердәмлеген күрсәтүдә Татар конгрессы эшчәнлеге, илебез һәм республика җитәкчелегенең хәерхаклы булуы турында фикер алыштылар. Шулай ук Васил Шәйхразыев үз чыгышында бәйрәмебездә катнашучы Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан килгән мөселман татарларыбыз булуы һәм бүген аларның беренче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессына кунакка килүләре турында да ассызыклап узды. Соңыннан Милли Шура рәисе кунакларны яңартылган конгресс бинасы белән дә таныштырды. Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның урынбасары Марс Тукаев  катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*