tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Евменьков белән очрашты
Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Евменьков белән очрашты

Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Евменьков белән очрашты

Бүген, Мурманск өлкәсенә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы урынбасары Владимир Евменьков белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Аппараты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов, Мурманск өлкәсе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Валерий Федько һ. б.  катнашты.

Владимир Васильевич быел татар милли бәйрәме Сабантуйны уздыру Мурманск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында күпьеллык хезмәттәшлекне ныгытуга мөһим адым булганын билгеләп үтте.

Васил Шәйхразыев Татарстан делегациясен җылы кабул иткән өчен Владимир Евменьковка рәхмәт белдерде. Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләп килүче татар оешмалары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Очрашу вакытында төбәкара хезмәттәшлек, тәҗрибә алмашу һәм башка юнәлешләр турында да сөйләшү булды. Шулай ук Диңгез флотының мактаулы хезмәткәре, Россия Федерациясенең Атказанган транспорт хезмәткәре, Мурманск шәһәренең мактаулы гражданины Әнвәр Ибраһим улы Тумпаровка мемориаль такта ачу тантанасы турында да фикер алыштылар.

Васил Шәйхразыевның бүген Мурманск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда катнашуы көтелә

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*