tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясен 25 еллык юбилее белән котлады
Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясен 25 еллык юбилее белән котлады

Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясен 25 еллык юбилее белән котлады

Бүген Новосибирск шәһәрендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Без бергә!” дип аталучы юбилей концерты уза. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша. Ул автономияне бәйрәме белән котлады. Чирек гасыр дәвамында туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча алып барган эшчәнлекләрен югары бәяләде.

2010 нчы елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Новосибирск өлкәсендә 24 мең 158 татар яши. Биредә “Себер татарлары ассоциациясе”, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, “Мәгариф” ассоциациясе, “Ак калфак” хатын-кызлар клубы, Татар мәдәни үзәге эшләп килә.

Татар мәдәни үзәге өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә, күп төрле чаралар уздыра, конкурсларда, фестивальләрдә катнашалар. Татар оешмаларының эшчәнлеге туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлтелгән.

Юбилей уңаеннан оештырылган чарада,  Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Новосибирск өлкәсендәге актив милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын һәм медальләрен тапшырды. Концерт иҗат коллективларының чыгышлары белән дәвам итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*