tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ростов-на-Дону шәһәре Җәмигъ мәчетендә бара торган төзелеш эшләре белән танышты
Васил Шәйхразыев Ростов-на-Дону шәһәре Җәмигъ мәчетендә бара торган төзелеш эшләре белән танышты

Васил Шәйхразыев Ростов-на-Дону шәһәре Җәмигъ мәчетендә бара торган төзелеш эшләре белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Шәйхразыев Ростов-на-Дону шәһәре Җәмигъ мәчетен зурайту максатыннан алып барылган төзелеш эшләре белән танышты. Төзелеш эшләре белән Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, имам-ахун Мөхәммәд хәзрәт Бикмаев таныштырды.

Мәчет 20 елдан артык эшли һәм Ростов өлкәсенең төп ислам үзәге булып тора. Бу вакыт эчендә мәхәллә халкы күп тапкырга артты, һәм Аллаһ йортын киңәйтү ихтыяҗы туды. Үзгәрешләрдән соң мәчет мәйданы 3,5 тапкырга артачак. Шул ук вакытта 27 метр биеклектәге манара да урнаштырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*