tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәгендә булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ростов өлкәсендә. Биредә ул өлкәнең Татар мәдәни үзәгендә булды. Ул шулай ук үзәк активы белән очрашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм үзенең эш сәфәре программасы белән таныштырды. Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы проектлары турында сөйләде. Соңрак Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының медаль һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Ростов өлкәсе «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйниятуллина Кадрия Хәмзә кызы, Ростов өлкәсе «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, татар телендә тәрбия һәм әхлак дәресләре укытучысы Синдикаев Илдар Кәрибулла улы, Ростов өлкәсе «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Алтынбаева Раилә Шәүкәт кызы Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәген ачу тантанасы 2002 елда узды.  2019 елда Ростов өлкәсе губернаторы Голубев Василий Юрьевич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның рәсми очрашуы вакытында яңа бинаны оештыру турында Карар кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*