tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Североморск шәһәре башлыгы Олег Прасов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Североморск шәһәре башлыгы Олег Прасов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Североморск шәһәре башлыгы Олег Прасов белән очрашты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев ябык типтагы Североморск шәһәре башлыгы Олег Прасов белән очрашты.

«Североморск шәһәре Төньяк флот өчен салынган һәм бүген дә флотка хезмәт күрсәтә. Шәһәрнең күпчелек халкы төрле төбәкләрдән килеп төпләнгән. Заманында Татарстаннан хезмәт итәргә килеп, биредә төпләнеп калган кешеләр, хәзер флотта хезмәт итүче егетләр дә күп. Без Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев белән еш күрешәбез. Биредә татарларга игътибар һәм хөрмәт зур», – диде шәһәр башлыгы.

Олег Прасов сүзләренчә, Североморск шәһәре Татарстан белән тыгыз бәйләнештә икән. Ул ике төбәк арасында миграция агымы зур булуын әйтте. Берәүләр бирегә эшкә килсә, икенчеләр картлык көннәрен яхшырак һава шартларында үткәрергә теләп, Татарстанга күченә.

Шәһәр башлыгы Североморскта, Татарстандагы кебек, халык саны арта баруын белдерде. Флотта хезмәт иткән яшьләр биредә калгач, шәһәр үсә. Быел 220 балага исәпләнгән балалар бакчасын сафка тапшырганнар. Узган ел яңа лицей ачылган.

Васил Шәйхразыев, үз чиратында, Олег Прасовны Татарстан белән таныштырды. Ул Североморскны Чаллы белән чагыштырды. Ул Чаллы шәһәре «КамАЗ» заводын төзегәндә салынган кала булуын әйтте. Бүген дә халыкның зур гына бер өлеше шул заводта эшли. Ике як бер-берсен сәламләгәннән соң, очрашу журналистлардан башка дәвам итте.

Очрашуда шулай ук Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев, Диңгез флоты ветераннарының Татарстандагы иҗтимагый оешмасы – «Диңгезчеләр җыены» рәисе Шәүкәт Сөнгатов, Татарстаннан килгән флот ветераннары катнашты.

Североморск – ул ябык шәһәр. Бирегә чит кешеләрне махсус рөхсәт белән генә кертәләр. Татарстан делегациясен блокпост аша исемлек буенча үткәрделәр. Шәһәрдә кибетләр, күңел ачу үзәкләре, халык өчен кирәкле бөтен социаль инфраструктура бар. «Чит кешеләр кертелмәгәч, без үзебезне тыныч хис итәбез, рәхәт яшибез. Читтәге туганнарны кунакка чакыру гына кыенлык тудыра. Калган бөтен әйбер уңайлы», – диде «Татар-информ» хәбәрчесе белән урамда сөйләшкән бер хатын-кыз.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*