tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада чишмә йолаларына багышланган театраль тамаша күрсәткәннәр
Сабада чишмә йолаларына багышланган театраль тамаша күрсәткәннәр

Сабада чишмә йолаларына багышланган театраль тамаша күрсәткәннәр

Сабада «Сәламәт милләт» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Саба районында урнашкан чишмәләр турында фикер алышканнар.

«Саба районында йөздән артык чишмәләр төзекләндерелгән. Шуның 16сы район үзәгендә урнашкан. Һәр чишмәнең исеме генә түгел, ә үз йоласы бар. Сабалылар аны театральләштерелгән тамаша аша аңлатты. Чишмәләр юлына өч километр озынлыктагы күпер төзелгән. Сабалылар суны тормышта ничек итеп куллануларын күрсәтте», – диде «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

Конференциянең модераторы – Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры, тарих фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев. Ул үз чыгышында медицинаның бүгенге көндәге роленә тукталган, суның мәгълүматны саклаучы һәм тапшыручы икәнлегенә басым ясаган.

«Барысын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Чишмәләрне бирегә килеп үз күзләрең белән күрергә кирәк. Сәламәтлек өлкәсендә эшләүче абруйлы табиблар, фән докторлары, профессорлар, сәламәтлек юнәлешендә үз эшчәнлекләрен алып баручы эшкуарлар бер мәйданга җыелып фикер алышты», – диде мәдәният үзәге җитәкчесе.

Шулай ук, кунакларга Саба урман хуҗалыгы бистәсендәге Дендрология бакчасы турында да сөйләгәннәр. «Биредә Татарстанда сирәк очрый торган агачларны, чәчәкләр, гөлләрне үстерәләр, кешегә ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Элек-электән Саба урман хуҗалыгы бистәсендә орлыкчылык үзәге эшләп килә. Алар үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Кыңгыраулар музеена да сәяхәт кылдык», – диде Флюра Абдуллина.

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе чыгышында узган гасырларда эшчәнлек алып барган татар сәүдәгәрләренең сәламәтлек турындагы фикерләрен җиткергән.

  • Ачылыш тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан Хәләл стандарты комитеты рәисе Аббяс Шляпошников, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге баш табибы Илнур Шәрәфетдинов, баш табиб урынбасары Асия Җәләлиева, Россиянең атказанган табибы Дусинә Әхмәдуллина, Саба районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашкан.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*