tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төньяк флот командиры Александр Моисеев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Төньяк флот командиры Александр Моисеев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төньяк флот командиры Александр Моисеев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Североморск шәһәренә килде.

Биредә ул Төньяк флот командиры Александр Моисеев белән очрашуда катнашты.

Васил Шәйхразиев очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында сөйләде. Биредә Татарстан Республикасы белән Мурманск өлкәсе арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук Татарстанның Төньяк флот белән шефлык эшен алып баруы билгеләп үтелде, чөнки Россиянең Хәрби-Диңгез флоты составына «Казан» су асты көймәсе керә.

Төньяк флотта Татарстан,Башкортстан Республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән килүчеләр дә хезмәт итә. «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев билгеләп үткәнчә, алар оешма эшчәнлегендә дә актив катнашалар.

Александр Моисеев -Россия Хәрби башлыгы. 2019 елның 3 маеннан Төньяк флот командиры вазифасына сайлана.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*