tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан солдатлары һәм офицерлары белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан солдатлары һәм офицерлары белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан солдатлары һәм офицерлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсенә эшлекле сәфәре вакытында Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан солдатлары һәм офицерлары белән очрашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе милләттәшләребезне сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән чаралар турында сөйләде.

-Мурманск өлкәсенә килүебезнең төп сәбәбе-биредә яшәүче милләтәшләребез белән очрашып,алар белән хезмәттәшлек турында сөйләшү иде. Кичә биредә Диңгез флотының мактаулы хезмәткәре Әнвәр Ибраһим улы Тумпаровка мемориаль такта ачу тантанасы узды.Татар җәмәгатьчелеге белән очрашу да Татарстан Республикасы һәм Мурманск өлкәсе өчен бик әһәмиятле вакыйга булды,-дип билгеләп үтте ул.

Васил Шәйхразыев шулай ук Россиянең Хәрби-Диңгез флоты составына «Казан» су асты көймәсе керүен һәм Татарстан Республикасының Төньяк флот белән хезмәттәшлек эшен алып баруын әйтте.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев Төньяк флотта хезмәт итүче милләт-тәшләребезгә  хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*