tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә татар телен өйрәнү курслары ачылды
Пенза өлкәсендә татар телен өйрәнү курслары ачылды

Пенза өлкәсендә татар телен өйрәнү курслары ачылды

Пенза өлкәсенең Каменка шәһәрендә “Ак калфак” оешмасының тырышлыгы белән татар телен өйрәнү курслары ачылды. 6-9 яшькә кадәр балалар беренче дәрестән бик канәгать калдылар,әти-әниләр дә оештыручыларга рәхмәт әйтте. Укытучы Баткаева Равилә Фәрит кызы 42 ел татар теле һәм әдәбият укыта.

Беренче дәрес алдыннан Пенза “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Эльмира Васильева һәм аның урынбасары Галия Тенишева балаларга татар, рус, инглиз телендә Габдулла Тукай әкиятләреннән тезелгән китаплар бүләк иттеләр. Дәресләр ял көннәрендә “Интеллект” өстәмә белем бирү үзәгендә үтәчәк. Үзәкнең директоры Адилә Багирова -“Ак калфак” оешмасы әгъзасы. Олылар өчен дә курслар ачу күздә тотыла.

“Ак калфак” киләчәктә балалар белән милли темага төрле остаханәләр үткәрергә планлаштыра.

Эльмира Васильева Пенза “Ак калфак” житәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*