tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төньяк флотның Хәрби-һава көчләре музеенда булды
Васил Шәйхразыев Төньяк флотның Хәрби-һава көчләре музеенда булды

Васил Шәйхразыев Төньяк флотның Хәрби-һава көчләре музеенда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсенә эшлекле сәфәр белән килде. Бүген ул Североморск шәһәрендә урнашкан Төньяк флотның Хәрби-һава көчләре музеенда булды.

Әлеге музей Төньяк диңгез авиаторлары инициативасы белән төзелә. Бу эшне оештыруда Төньяк флотның Хәрби-һава көчләренең хәрби хезмәткәрләре һәм ветераннары актив катнашкан. Алар көче белән сугыштагы һәм сугыштан соңгы чордагы самолетларның һәм вертолетларның зур коллекциясе тупланган.

Биредә шулай ук  сугыш елларыннан сакланып калган фотосурәтләр, әдәби  әсәрләр, архив документлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм РФ Геройларының шәхси әйберләре тәкъдим ителгән.

Васил Шәйхразыев музейга  “Татар дөньясы” һәм “Татар ашлары” басмаларын истәлекле бүләк буларак тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*