tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылышында катнашты
Данис Шакиров Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылышында катнашты

Данис Шакиров Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылышында катнашты

2022 елның 24 октябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмә залларында Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «С Востока свет» күргәзмәсе ачылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

– Бүген без чыннан да тарихи вакыйганың шаһитләре. Бүгенге күргәзмә, биредәге рәссамнар иҗатында чагылган вакыйгалар, милли тормыш һәм диннең аерылгысыз булуын раслый, – дип билгеләп үтте ул, – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар илебезнең төрле төбәкләрендә узды. 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды. Иң элек, без съезд кунакларын Болгар шәһәренә алып бардык: изге җиргә килгән милләттәшләребезнең ихлас күз яшьләрен күрү кирәктер. Бүген бирегә килгән рәссамнарыбыз да әлеге тойгыны тотып ала белгән, аларны рәсемнәрдә чагылдырган.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев күргәзмәне беренче булып күрде. Кунаклар өчен экскурсияне Казан тарих һәм дизайн институты ректоры, КФУ доценты Эльмира Әхмәтшина үткәрде.

– Бу күргәзмә – Аллаһы Тәгаләнең изге бүләге кебек, – дип уртаклашты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

Күргәзмәдә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия пленэры кысаларында иҗат ителгән 150 рәсем, графика, скульптура һәм декоратив – гамәли сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде.

– Катнашучылар үз әсәрләрендә архитектура объектларын, Ислам кабул итү белән бәйле сюжетларны, шулай ук бу урыннарның табигатен күрсәттеләр, – дип сөйләде Эльмира Әхмәтшина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*