tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Төньяк флот командующие Татарстан егетләрен югары бәяләде
Васил Шәйхразыев: Төньяк флот командующие Татарстан егетләрен югары бәяләде

Васил Шәйхразыев: Төньяк флот командующие Татарстан егетләрен югары бәяләде

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Төньяк флот командующие флотта хезмәт итүче Татарстан егетләрен югары бәяләвен әйтте.

Бүген Васил Шәйхразыев Төньяк флот командующие белән очрашты. Ул очрашу нәтиҗәләрен журналистларга сөйләде.

«Төньяк флотта Татарстаннан бик күп егет хезмәт итә. Алар хәрби бурычын яхшы үти. Командующий безнең егетләрне югары бәяләде. Без Татарстан хөкүмәтенең Төньяк флот белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштык», – диде Васил Шәйхразыев.

Очрашуда шулай ук Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Раил Биккиняев, Диңгез флоты ветераннарының Татарстандагы иҗтимагый оешмасы – «Диңгезчеләр җыены» рәисе Шәүкәт Сөнгатов, Татарстаннан килгән флот ветераннары катнашты.

Раил Биккиняев та җитәкчеләрнең очрашуы турында берничә сүз әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан Төньяк флотка ярдәм итеп тора. Берничә ел элек хәрбиләргә микроавтобус бүләк ителгән. Татарстан шулай ук «Казан» су асты көймәсе экипажына ярдәм итеп тора.

Флотта контракт буенча хезмәт итүче татарлар, эшләре тыгыз булуына карамастан, «Якташ» җәмгыятенә мәдәни чаралар оештырырга ярдәм итә», – диде Раил Биккиняев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*